Клара Цеткин урамындагы 31а номерлы йортта түбәне төзәтүне төгәлләгәннәр һәм җылылыкны торгызганнар. Бүген йортта яшәүчеләр үз фатирларына кайта алачак, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Белгечләр, торакның торышын бәяләү өчен, һәр фатирда газ һәм электр белән тәэмин ителешне тикшерәчәкләр. Кирәк икән, аларга да ремонт ясалачак.
Исегезгә төшерәбез, Клара Цеткин урамындагы 31а йорт чормасына пилотсыз очучы аппарат эләгү нәтиҗәсендә җылылык контуры
бозылды, беренче катка кадәр бер секциядәге барлык фатирлар су астында калды. Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча түбәләрне һәм зыян күргән фатирларны тиз арада төзәткәннәр. Йорт капиталь ремонт планына кертелгән.
31а номерлы йортта яшәүчеләрнең күп өлеше туганнарында яшәп торырга киткән булган, тагын 14 кешегә «Релита» кунакханәсендә бүлмәләр тәкъдим иткәннәр. Шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 33 һәм 34 нче йортларда яшәүчеләрне эвакуацияләү оештырылган. Өч күпфатирлы йортта барлыгы 424 кеше теркәлгән. Алар арасында 284 кешесе йортларын мөстәкыйль ташлап киткән, ә калганнары кунакханәләрдә яки туганнарында урнашкан.
Тагын бер зыян күргән объектта – «Лазурные небеса» торак комплексында — ишелү куркынычы булган авыр элементларны бетерү буенча эшләр дәвам итә. Белгечләр ватык тәрәзәләре янында җылылык контуры белән эшлиләр. Совет районы администрациясендә хәбәр итүләренчә, яшәүчеләрне кире кайтару карарын якын арада кабул итәчәкләр.
Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында районда Красная Позиция урамындагы йортлар
зыян күргән, анда дулкын көче белән 57 тәрәзә ватылган. Зыянны бетерү барышында, тәрәзәләрне урнаштыру эшләре узган атна ахырында башланды.
Дрон түбә өлешенә эләккән «Манхэттен» торак комплексында авария плитәләрен сүтү эшләрен төгәлләгәннәр, шулай ук кулланырга яраксыз корылмаларны төшергәннәр.
Хәзерге вакытта торакның зыян күрүе буенча тикшерү бара. Әлегә шундый 16 фатир ачыклаганнар, әмма аларда зыян зур түгел. Белгечләр халыкның иминлеген тәэмин итү буенча эшне дәвам итәләр, дип хәбәр иттеләр Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләрендә.