В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). 28-нче февральдә Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда электр утын өзеп торачаклар.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Бутлеров ур., 29, 35/15.
Идел буе районында түбәндәге урамнар буенча урнашкан шәхси сектор йортларында 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр утны сүндерәчәкләр: 1 нче Алабуга, 2 нче Алабуга, Авангард тыкрыгы, Бодрая, Горийская, Грунтовая, Дудинка, Запорожье, Адмирал Ушаков.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге урамнары буенча урнашкан шәхси йортларында ут булмаячак: 4 нче Нокса тыкрыгы, 5 нче Нокса тыкрыгы, 7 нче Полевая, Вишневая, Грачиная, Луговая, Нардуган, Дуслар, Заречная, Профсоюз, Радужная, Томан, Тузганак, Центральная, Чирмешән, Школьная, Яфраклы.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр утны Совет районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында сүндерәчәкләр: Начальная ур., 2, 4, 9/10, 10, Совет ур., 4, 6, 8, 12, 14а, Стадион ур., 2, 5, 5а, 6.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.