В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә генә сүндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). 25-нче октябрьдә Казанда Вахитов һәм Идел буе районнары йортларындагы электр утын вакытлыча сүндерәчәкләр.
8.00-дән 17.00-гә кадәр Вахитов районының Закамская, Кривая, Кузнечная урамнары, Кузнечный тыкрыгы, Кече Бистә, Нестеровская урамнарында, Нестеровский чокырында, Нестеровский авышлыгында, Аркылы Бистә, Потребительская, Тихая һәм Центральная урамнарында ут булмаячак.
Идел буе районында электр уты 8.00-дән 18.00-гә кадәр Академик Парин ур., 6, 18, 20а (31-нче номерлы балалар бакчасы), Карбышев ур., 61, 63/1, 63/2 адреслары буенча булмаячак. Мирный бистәсенең 1-нче Земляничная, 2-нче Земляничная, 2-нче Новосельская, 6-нчы Дәүләки, 8-нче Дәүләки, 8-нче Новосельская, 9-нчы Дәүләки, 13-нче Дәүләки, Глазунов, Новосельская, Рәхим Саттар урамнары буенча, шулай ук Отар бистәсенең 2-нче Отар, 4-нче Отар, 5-нче Отар, 6-нчы Отар, Дорожная, Молдавия, Аркылы Отар, Идел буе, Придорожная урамнары буенча урнашкан йортларда ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.