В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). 2-нче сентябрьдән 3-нче сентябрьгә каршы төндә Казанның Совет районының кайбер йортларында вакытлыча су белән тәэмин итүне сүндерәчәкләр. Бу су алу җайланмасында бик арматурасын алыштыру эшләре белән бәйле.
2-нче сентябрь көнне 21:00 сәгатьтән 3-нче сентябрь 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Ершов урамы, 54, 56, 58, 78, 78а, 78б, 80, 80а, шулай ук 29-нчы номерлы йорттан 65-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда, Искра урамындагы 1-нче номерлы йорттан 8-нче номерлы йортка кадәр, Космонавтлар урамы, 1, 1а, 2, 2/1, 3, 4, 5, 6, 6в, 8, Җиңү проспекты, 200-нче номерлы йорттан 230-нчы номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортларда.
Шул ук вакытта су 1 нче Азино, 2 нче Азино, 3 нче Азино, 8 нче Март, Алексеев, Академик Арбузов, Артиллерия, Беговая, Галиев, Академик Губкин, Дружба, Журналистлар, Заря, Зенит, Зур Урам, Кавалерия, Каспий, Кирпичников, Краснооктябрьск, Лазо, Новаторлар, Яңа Азино, Новаторлар, Оборонная, Олонец, Попов, Сеченов, Себер Тракт, Уфа, Халитов, Царицыно һәм Царицыно калкулыгы бистәләре йортларында, шулай ук Кече Клыки микрорайонының Дорожный Тыкрыгы, Яңа Татарстан һәм Совхоз урамнарындагы йортларда булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.