Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). 5-нче мартта Казанның Совет районының кайбер йортларында тәүлек буена су белән тәэмин итүне сүндерәчәкләр. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
5-нче март 9.00 сәгатьтән 6-нчы март 9.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Журналистлар урамы, 57, 57а, 57а корп.1, 57б, 57в, 62, 62 корпус1, 2, 2а, 3, 8, 9, 9а, 13, 15, 17, 18; 62/4, 62 лит.А, 101а, 101 корп.1, 103, 103 (барлык корпуслар), 105, 105 (барлык корпуслар), 107, 107 (барлык корпуслар), Себер тракты, 44-нче номерлы йорттан 78-нче номерлы йортларның җөп номерлары, 45-нче номерлы йорттан 75-нче номерлы йортларның так номерлары. Шул ук вакытта 1 нче Вольская, 2 нче Вольская, Берьяклы Нокса, Троицк Ноксасы урамнарында, шулай ук Карьер, Нагорный һәм Яңа Сосновка бистәләрендә урнашкан барлык йортларда да су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.