В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче ноябрь). Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатачаклар. Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, су 22 нче ноябрьнең 9:00 сәгатеннән 23 нче ноябрьнең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
К.Габишев ур., 36, 36а, 36в;
Кол Гали ур., 27, 29;
С.Батыев ур., 1, 3, 5, 7, 9, 11, 11а, 13, 15, 17, 19, 21.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча халыктан кабул ителә торган гаризалар нигезендә урнаштырылачак.