Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). 12-нче мартта Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак.
Идел буе районында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак: Артель ур., 10 (76-нчы номерлы мәктәп), Павлюхин ур., 99б, Универсиада пр., 14, 16.
Идел буе районының түбәндәге урамнарында урнашкан шәхси сектор йортлары 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр утсыз калачак: 2 нче Полевая, Авангард, Депутат, Местная, Молодецкая, Молодецкий тыкрыгы, Пенза, Сызрань, Төмән, Төмән тыкрыгы, Урожайная.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казанда Совет районының түбәндәге урамнарында урнашкан йортларда электр утын өзәчәкләр: Заречная, Нардуган, Полевая, Радужная, Старательный тыкрыгы, Тузганак, Цветочная.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.