В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). 4-нче мартта Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча электр утын өзеп торачаклар.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында ут түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Актай ур., 17, Габишев ур., 23, 25, 25а, 25А, 25б, Кол Гали ур., 15/21, Кулагин ур., 4, 6, 6а, 8, 8а, шулай ук түбәндәге урамнар буенча урнашкан шәхси сектор йортларында: Авангард тыкрыгы, Грунтовая, Школьная.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Дәрвишләр бистәсендә түбәндәге адреслар бунеча электр утын сүндерәчәкләр: Начальная ур., 2, 4, 6, 9/10, 10, 12а, Совет ур., 4, 6, 8, 12, 14а, 15а, Стадион ур., 2, 5, 5а, 6.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.