В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Тунаков урамы, 41 адресы буенча ике суүткәргеч тоташтыру эшләренә бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь) 9-нчы июнь көнне Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларында вакытлыча су белән тәэмин итүне сүндерәчәкләр. Бу Тунаков урамы, 41 адресы буенча ике суүткәргеч тоташтыру эшләренә бәйле.
9-нчы июнь 9:00 сәгатьтән 10-нчы июнь 4:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Волгоград урамы, 10, 14, 18, 20/32; Ибраһимов проспекты, 26а, 28а, 30а, 32/20, 32б; Тунаков урамы, 39, 41а, 43, 43а, 50, 52, 52а, 54, 54а (262 нче номерлы балалар бакчасы), 56, 56а, 58; Фурманов урамы, 3, 5а (8-нче номерлы мәктәп), 15а, 50а (295-нче номерлы балалар бакчасы).
Җирле халык гаризалары буенча су белән автоцистерналар алып килү оештырылачак, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)231-62-60.