Ут Вахитов һәм Идел буе районнарында бетәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында иртәгә, 27-нче ноябрьдә, вакытлыча электр уты булмаячак.
Вахитов районында утны Мәҗит Гафури ур., 7 адресы буенча 8.00-дән 17.00-гә кадәр сүндерәчәкләр.
Идел буе районында Ферма урамындагы 2, 10, 44, 49, 72, 75 номерлы йортларда һәм Ферма шоссесы буенча 8.00-дән 18.00-гә кадәр электрны утын өзү планлаштырыла . Шулай ук Борисково бистәсе йортларында – Горийская, Запорожье, Прибрежная, Пожарная, Цветочная урамнары буенча, Иске Победилово бистәсендә - Береговая урамында, шулай ук «Архитектор» һәм «Дружба» бакчачылык ширкәтләрендә ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.