В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авиатөзелеш һәм Совет районнарында алдан планлаштырылган ремонт эшләре узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Казанның Авиатөзелеш һәм Совет районнары йортларында 19-нчы февральдә вакытлыча ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларында ут булмаячак: Белинский ур., 8, 8а, 10, 12, Индустрия ур., 9, 11, 11а (37-нче номерлы гимназия), 13, Челюскин ур., 10.
Совет районында 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Нагорный бистәсенең Белогорск, Биектау, Дорожная, Коркачык, Самодеятельность урамнарындагы, шулай ук «Березка» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтендәге йортларда электр утын өзәчәкләр.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.