В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). 17-нче гыйнварда Казанның Идел буе районындагы шәхси сектор йортларында электр утын өзәчәкләр.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буенча урнашкан йортларда ут булмаячак: Локомотив, Люблин, Түбән Кама, Техника.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.