В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). 3-нче декабрьдә Казанның Авиатөзелеш районы йортларында бер тәүлеккә якын су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
3-нче декабрь көнне 9:00 сәгатьтән 4-нче декабрь 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Ленинград урамы, 19в, Максимов урамы, 37б, 41, 37 төзелеш, 39а, Чапаев урамы, 10.
Казанлылардан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорыйлар. Автоцистерналар гаризалар буенча киләчәк, аларны +7(843)231-62-60 телефоны аша калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.