Иван Суринның төшемле йортында авариягә каршы эшләр башкарыла
Казанның Горький урамында Иван Суринның төшемле йортын төзекләндерү дәвам итә. Белгечләр штукатурканы сүткәннәр. Планда: черегән кишәрлекләрне алмаштыру, түбәләрне өлешчә яңарту, су агымы системасының югалган кишәрлекләрен торгызу, түшәмәләрне, диварларны, балкон плитәләрен ныгыту.

Аварияләргә каршы эшләр тәмамланганнан соң, бинаны тулысынча төзекләндерәчәкләр һәм заманча файдалану өчен җайлаштырачаклар. Шул ук вакытта йортны торак буларак кулланып булачак – анда ике дәрәҗәле фатир урнаштырачаклар. Шулай ук фатирларның саны һәм бүлмәләрнең зурлыгы да сакланачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында.

1913 елда архитектор Василий Трифонов проекты буенча төзелгән бина — ХХ гасыр башы төшемле йортларының якты үрнәге. Ул фасад һәм интерьерларның бай бизәлеше, Санкт-Петербург архитектурасына хас киң ишегаллары һәм коелары белән аерылып тора. Бина эчендә борынгы рамнар, керү төркеме элементлары, идән плитәсе һәм лепнина сакланган.

Сәүдәгәр Сурин йортының тарихы бай: революциядән соң аның хуҗасы күченеп китә, шуңа күрә бинада коммуналь фатирлар урнаштыралар. Төрле чорларда биредә танылган шәхесләр, шул исәптән Татарстанның беренче баш архитекторы Василий Егерев яшәгән. Сурин йортын 2018 елның июлендә төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип таныдылар.

Реконструкция проекты бинаның башлангыч корылмасын һәм аның беренчел кыяфәтен торгызуны үз эченә ала. Төзекләндерүне тормышка ашыруга эшчеләр бу ел башында керештеләр.

2024-08-05T09:31:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.