Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2022, 13:33

«Игелекле Казан»да мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү өчен волонтерлар туплау эше башланды

Дүрт көн эчендә оешманың кайнар линиясенә 100 дән артык кеше мөрәҗәгать итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь, Юлия Летникова). «Игелекле Казан»да мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү өчен волонтерлар туплау эше башланды. Волонтерлар мобилизацияләнгән гаилә әгъзаларына балаларны карарга, өй эшләрен башкарырга, дарулар алырга һәм башка сорауларны чишәргә булышачак. Бу хакта өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Игелекле Казан»га килеп туган вәзгыятьтә үз ярдәмен тәкъдим итүче битараф булмаган шәһәрлеләр мөрәҗәгать итә башладылар инде. Хәзер гаиләләрнең ихтыяҗларын һәм ярдәм итәргә теләүчеләрнең мөмкинлекләрен дөрес итеп бүләргә кирәк. Социаль волонтерлар сафын тулыландырырга әзер торучыларга рәхмәт – бу бик кыйммәтле ресурс», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә булышырга теләүчеләр +7(843)558-74-18 телефоны аша яки Сеченов ур., 5 адресы буенча «Игелекле Казан» коворкингына мөрәҗәгать итә алалар.

Мобилизацияләнгән гаиләләрнең матди генә түгел, психологик характердагы ихтыяҗлары да бар, шуңа күрә шәһәрдә мобилизацияләнүчеләрнең туганнары өчен берничә кайнар линия эшли, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

1 нче октябрьдән «Игелекле Казан» кайнар линиясе эшли башлады, дүрт көн эчендә аңа 100 дән артык мөрәҗәгать килде. Еш кына туганнары акчалата түләүләр, ташламалар, кредит каникуллары, дарулар сатып алу һәм эшкә урнашу темасына сораулар бирә. Шул ук вакытта, Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, барлык мәсьәләләр дә муниципалитет компетенциясенә кагылмый, шуңа күрә белгечләр аларга җавапны шунда ук бирмиләр.

«Җавапларыбыз әлегә булмаган сорауларны республика штабыннан ачыклаячакбыз», – дип җавап бирде Илсур Метшин.

«Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә мобилизацияләнүчеләрнең туганнары өчен консультацияләр оештырылган. Өлешчә мобилизация үткәрү турындагы игълан башланганнан бирле ышаныч телефонына әлеге тема буенча 48 мөрәҗәгать килгән. Тәүлек буе шалтыратулар +7(843)277-00-00 телефоны буенча кабул ителә. Психологлар белән шәхсән «Ышаныч» бүлекчәләрендә 9.00-17:30 сәгатьтә түбәндәге адреслар буенча очрашырга мөмкин:

Г.Коләхмәтов ур., 21 (Мәскәү районы);

Халтурин ур., 16 (Киров районы);

8 нче Март ур., 4 (Совет районы);

Годовиков ур., 14, 2 нче подъезд (Авиатөзелеш районы);

Сәлимҗанов ур., 14 (Вахитов районы).

Шулай ук казанлылар стрессны киметү буенча гәүдәгә терапия уздыру дәресләренә килә ала. Чарага сылтама буенча язылырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Ышаныч» үзәгендә.
Фоторепортаж
И.Метшин мобилизация буенча шәһәр штабы утырышын үткәрде
Видеорепортаж
05.10.2022 11:54
И.Метшин мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр штабы утырышын уздырды
Барлык яңалыклар