Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2018, 13:27

Кышкы каникуллар вакытында мәктәп укучыларын һәм транспорт йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга өндиләр

Җәяүлеләргә 350 метр арадан "күрү мөмкинлеге" бирә торган яктылык кайтаргыч элементлар кияргә киңәш итәләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Кышкы каникуллар вакытында укучылар, шулай ук транспорт йөртүчеләрне юлларда игътибарлырак булырга өндиләр, чөнки балалар вакытларын күбрәк урамда һәм транспортта уздырачак, сәүдә-күңел ачу комплексларына, мәдәният учреждениеләренә һәм массакүләм яңа ел бәйрәмнәре урыннарына йөриячәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнү торышына җитди борчыла. Әйтик, агымдагы ел башыннан шәһәрдә 200-гә якын авария булган, аларда җәяүле кыз үлгән һәм 200-дән артык яшь казанлы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

"Балалар" юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе - җәяүлеләр кичүе зонасыннан читтә юл аркылы чыгу, күз күрүчәнлеген чикләүче предметтан чыгу, күзәтү мөмкинлеген чикләгән күләмле капюшоннар киеп йөрү, көчле музыкалы наушниклардан файдалану, төрле гаджетларга бүленү. Машина йөртүчеләр еш кына куркынычсыз интервал һәм дистанцияне үтәмиләр, шулай ук җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлекләр бирмиләр.

Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, мәктәп укучыларына җәяүленең 350 метр арага "күренүчәнлеген" тәэмин итүче яктылык кайтаргыч элементлар кияргә киңәш итәләр. Бу машина йөртүчегә бәрелүне булдармас өчен чаралар күрү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре светофорның яшел сигналына да барлык автомобильләрнең туктаган булуына һәм җәяүлене юл аркылы үткәрегә әзер булуларына инану мөһим, дип искәртә.

Машина йөртүчеләргә автомобиль белән идарә итү барышында үз мөмкинлекләрен, бигрәк тә һава торышына кискен үзгәрешләр чорында, дөрес бәяләргә кирәк.

Барлык яңалыклар