В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай күрсәтүләр Дуслык һәм славяннарның бердәмлеге көненә багышланган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Славян киносы көннәре Казанның «Мир» кинотеатрында 25-нче һәм 26-нчы июньдә узачак. Бушлай күрсәтүләр Дуслык һәм славяннарның бердәмлеге көненә багышланган.
Ике көн дәвамында кинотеатр экранында украин, белорус, поляк һәм рус кинематографистларының тасмаларын: «Сказание о гуслях» мультфильмын һәм «Счастье в конверте» гаилә мелодрамасын 25-нче июньдә, «Клара и волшебный дракон» мультфильм-комедиясен һәм «Эскадрилья 303. Подлинная история» хәрби драмасын 26-нчы июньдә күрергә мөмкин булачак.
Славян киносы көннәрен ачу 25-нче июньдә 18:30 сәгатьтә була, ә сеанслар расписаниесе белән «Мир» кинотеатры сайтында танышырга була. Күрсәтүләр ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Халыклар дуслыгы йорты һәм «Татаркино» тарафыннан оештырыла.
Кинокүрсәтүгә керү ирекле, әмма билетларны сайтта яки кинотеатр кассасында алдан броньлау таләп ителә. Сеансларда үзең белән битлек булырга һәм социаль дистанцияне ким дигәндә 1,5 метр үтәргә кирәк, тамашачыларны утырту санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып башкарыла, дип кисәтә оештыручылар.