Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.05.2018, 10:13

Дөнья чемпионаты-2018 Футбол паркы эшләгән көннәрдә Үзәк стадион тирәсендә транспорт хәрәкәте чикләнә

Күчмә күргәзмә Казанда 5 һәм 6 майда булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май). Иртәгә, 5 майда, Казанда күчмә күргәзмә – Дөнья чемпионаты-2018 Футбол паркы ачыла. Күңел ачу мәйданчыгы Үзәк стадион янындагы Ярминкә мәйданында ике көн дәвамында эшләячәк, бу уңайдан автотранспорт хәрәкәте чикләнә.

Үзәк стадион каршындагы мәйданга Ташаяк, Кремль яр буе һәм Меңьеллык мәйданыннан керү юлларында хәрәкәт чикләнү 5 май 10.00 сәгатьтән 6 май 20.00 сәгатҗкә кадәр дәвам итәчәк. Юлның шул ук өлеше автомобильчылар өчен 17 май 10.00 сәгатьтән 19 май 20.00 сәгатькә кадәр ябык булачак, ләкин сәбәбе башка – футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты кубогы туры.

Дөнья чемпионаты-2018 Футбол паркы 5 майда көн уртасында ачыла. Ике көн дәвамында биредә аттракционнар эшләячәк, викториналар, FIFA легендаларыннан мастер-класслар узачак. Чара кунаклары – Испаниянең милли җыелма командасының һәм “Реал” клубының сакчысы Мичел Сальгадо, Колумбия җыелма командасының Эль Коле кушаматы һәм канатлы кондор костюмы белән танылган легендар җанатары Густаво Льянос. Футбол паркына керү һәм андагы күңел ачу чаралары түләүсез булачак, эш вакыты – 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар

Дөнья чемпионаты-2018 Футбол паркы эшләгән көннәрдә Үзәк стадион тирәсендә транспорт хәрәкәте чикләнә

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май). Иртәгә, 5 майда, Казанда күчмә күргәзмә – Дөнья чемпионаты-2018 Футбол паркы ачыла. Күңел ачу мәйданчыгы Үзәк стадион янындагы Ярминкә мәйданында ике көн дәвамында эшләячәк, бу уңайдан автотранспорт хәрәкәте чикләнә.<br> </p> <p> Үзәк стадион каршындагы мәйданга Ташаяк, Кремль яр буе һәм Меңьеллык мәйданыннан керү юлларында хәрәкәт чикләнү 5 май 10.00 сәгатьтән 6 май 20.00 сәгатҗкә кадәр дәвам итәчәк. Юлның шул ук өлеше автомобильчылар өчен 17 май 10.00 сәгатьтән 19 май 20.00 сәгатькә кадәр ябык булачак, ләкин сәбәбе башка – футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты кубогы туры. </p> <p> Дөнья чемпионаты-2018 Футбол паркы 5 майда көн уртасында ачыла. Ике көн дәвамында биредә аттракционнар эшләячәк, викториналар, FIFA легендаларыннан мастер-класслар узачак. Чара кунаклары – Испаниянең милли җыелма командасының һәм “Реал” клубының сакчысы Мичел Сальгадо, Колумбия җыелма командасының Эль Коле кушаматы һәм канатлы кондор костюмы белән танылган легендар җанатары Густаво Льянос. Футбол паркына керү һәм андагы күңел ачу чаралары түләүсез булачак, эш вакыты – 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә оештыручылар. </p>