Алтынчы гастрономия фестивале 23-нче августта башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Казанда 23-25-нче август көннәрендә Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу «Тәмле Казан» гастрономия фестивален уздыруга бәйле. Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
23-нче август 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, 24-нче һәм 25-нче август 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр С.Хәким ур., 4 адресы буенча урнашкан «Казан» гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Фестиваль вакытында С.Хәким урамының шушы ук участогында тротуар буенча җәяүлеләр хәрәкәтен чикләү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 23-25-нче августта Татарстан башкаласында алтынчы тапкыр елның төп гастрономия вакыйгасы – «Тәмле Казан» фестивале узачак. Быел анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 70-тән артык ресторан һәм кафе катнашачак, алар килүчеләргә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта уникаль сыйлар тәкъдим итәчәк.