В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара барган көннәрдә шулай ук Казансу елгасы акваториясендә кече суднолар хәрәкәте чикләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). 26-28 июльдә Казанда кайбер автобус маршрутларының хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәртеләчәк. Бу Ironstar триатлон буенча халыкара ярышлар үткәрү белән бәйле.
26-нчы июль көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 27-нче июль көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр һәм 28-нче июль көнне 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Батурин урамы ябылганнан соң, түбәндәге автобус маршрутларының хәрәкәт итү схемасы үзгәрәчәк:
22-нче, 28-нче, 89-нчы номерлы маршрутлар К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы - Меңьеллык мәйданы буенча хәрәкәт итәчәк, алга таба маршрут буенча, кире юнәлештә: Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы буенча хәрәкәт итәчәк, алга таба маршрут буенча;
28-нче июль көнне 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Ибраһимов проспекты Чистай урамыннан Восстание урамы киселешенә кадәр - Восстание урамы юнәлешендә ябылганнан соң, түбәндәге шәһәр автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк:
15-нче, 22-нче, 29-нчы, 35-нче, 62-нче номерлы маршрутлар Декабристлар – Восстание урамы буенча хәрәкәт итәчәк, алга таба маршрут буенча, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ярышлар узган көннәрдә Казанда кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте, шулай ук Казансу елгасы акваториясендә кече суднолар хәрәкәте чикләнәчәк.