Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2020, 10:28

Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстанда мохтаҗларга 3,5 тонна ит өләштеләр

Казанның 750-гә якын аз керемле гаиләсе бәйрәм күчтәнәчләре алды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Корбан бәйрәме чорында Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Закәт» хәйрия фонды мохтаҗларга 3,5 тонна ит өләште.

Мөфтияттән корбан ите алучылар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр бар. Бәйрәм күчтәнәче - корбан итен Казанның 750 аз керемле гаиләсенә өләштеләр - барлыгы 2,7 тонна ит таратылды. Шулай ук 810 кг итне 5 социаль учреждениегә җибәргәннәр: беренче балалар хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1-нче номерлы интернат-мәктәп, «Диабетсыз тормыш» Идел буе профилактика үзәге, Яшел Үзән психоневрология диспансеры, ТР инвалид балаларның ата-аналарының «Кайгырту» төбәк иҗтимагый оешмасы.

«Зәкәт» фондыннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең корбан чалу мәйданчыгына Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе 2,3 тонна ит (70 сарык һәм 4 сыер) китерде, ул ТР мөфтие кушуы буенча Казанның йорт-җире булмаганнар приютына (Борһан Шаһиди ур., 26) тапшырылачак.

Быел Татарстанда корбан чалу өчен 33 мәйданчык оештырылган иде, шул исәптән Казанда - 15. Барлык хайваннар да санитар контроль һәм ветеринария эшкәртүе узган, калдыкларны утильләштерү тәэмин ителгән.

Татарстан буенча барысы 7827 баш терлек (шуларның 7799-ы - сарыклар һәм 28-е - сыерлар) корбанга чалынды. Казанда корбанга чалынган терлекләр саны 5347 башка җиткән, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан мәчетләрендә Корбан гаете коронавирус таралу шартларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән барлык саклык чараларын үтәп узды.

Барлык яңалыклар