В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкара ярышлар шәһәрдә 12-23 нче июньдә узачак
Фото: Денис Гордийко
Чикләүләр түбәндәге көннәрдә гамәлдә булачак:
«БРИКС илләре уеннары» халыкара мультиспорт турнирына әзерләнү һәм аны үткәрү көннәрендә – 10 нчы июньнән 26 нчы июньгә кадәр;
Kazan Digital Week халыкара форумын уздыру көннәрендә – 9-11 нче сентябрьдә;
БРИКС илләренең XVI саммитын уздыру көннәрендә – 22-24 нче октябрьдә;
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын уздыру көннәрендә – 13-15 нче ноябрьдә.
Якындагы иң эре халыкара чара – БРИКС уеннары – Казанда 12-23 нче июньдә узачак. Ачылу тантанасы Универсиада авылында театр тамашасы форматында үтәчәк. Ярышларга 74 илдән, шул исәптән БРИКСта катнашучы 10 дәүләттән, 4,7 меңнән артык кеше киләчәк. Турнирны уздыру өчен шәһәрнең 17 спорт объекты җәлеп ителә.
Уеннарда 389 комплект медаль уйнату планлаштырыла. Алар өчен 3,6 меңнән артык чит ил спортчысы һәм ил җыелма командасы составында 1,1 меңгә якын россияле көч сынашачак.