Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2022, 17:29

«Глаголица» премиясе финалы узган көннәрдә Казанда танылган язучылар белән иҗади очрашулар узачак

Кинодраматург, рәссам-куючы, актер, кинорежиссер, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Адабашьян мәртәбәле кунак булачак.

Фото: vk.com/glagolitsa_rt

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь). 14 нче ноябрьдән 18 нче ноябрьгә кадәр Казанда «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясе финалы узачак, аның кысаларында шәһәр халкы танылган авторлар һәм аларның әсәрләре белән таныша алачак. Иҗади очрашулардан тыш, чаралар программасына фильмнар күрсәтү, театр спектакльләре һәм автограф-сессия кертелгән.

Быел фестивальнең мәртәбәле кунагы – Россия кинодраматургы, рәссам-куючы, актер, кинорежиссер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Адабашьян. Жюри әгъзалары арасында танылган балалар язучылары һәм шагыйрьләре Андрей Усачев, Виктор Лунин, Сергей Махотин, Нина Дашевская, Галина Дядина, Галимҗан Гыйльманов һәм башкалар бар.

Иҗади очрашуларда теләгән һәркем катнаша ала. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Чаралар программасы Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында тәкъдим ителгән.

«Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе әдәби иҗат өлкәсендә 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге талантлы балаларга ярдәм итү өчен үткәрелә. Проект 2014 елда Татарстанда «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды ярдәмендә оештырылган иде.

Быел конкурс Россиядән һәм дөньяның 17 иленнән –Франция, Кытай, Испания, Германия, АКШ, Латвия, Монголия, Казахстан, Молдова, Белоруссия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән 2212 катнашучыны берләштерде.

Конкурс нәтиҗәләре 18 нче ноябрьдә «Әкият» курчак театрында игълан ителәчәк. Төп бүләк «Бәллүр ябалак» булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар