Башка участоклар ябылган очракта, өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Казанда Шәһәр һәм республика көннәрен бәйрәм итү чорында кайбер урамнарда транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, хәрәкәтне чикләү юлларның түбәндәге участокларына кагыла:
29-нчы августта 15.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр – С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан алып Әпсәләм урамына кадәр), «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасы;
30-нчы августның 07.00 сәгатеннән 20.00 сәгатенә кадәр – Ш.Мәрҗани урамы (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр).
Кирәк булганда башка участокларны яптыру каралган, бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.