Шулай ук һәлакәтләрдә үлүчеләр саны кимегән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар, Диана Жиленкова). Казанда узган ел белән чагыштырганда бәйрәм көннәрендә теркәлгән янгыннар саны кимегән. Аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, 31 нче декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр ТР башкаласында 19 янгын булган, аларда 1 кеше һәлак булган. Узган ел шәһәрдә 22 янгын очрагы теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган.
Кызганычка каршы, шәһәрлеләр газ приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен санга сукмыйлар, үзләрен кирәксез куркыныч астына куялар, дип өстәде И.Гыйниятуллин. «Бәйрәм көннәрендә Казанда сөрем газы белән агулануның 5 очрагы булды. Шуларның 3 се – күпфатирлы торак йортларда, 2 се – шәхси йортларда. Зыян күрүчеләрнең барысы да исән. Медицина ярдәме сорап 13 кеше мөрәҗәгать итте», - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Аның сүзләренчә, җиһазларны тикшерү нәтиҗәләре буенча типик хаталар һәм аны эксплуатацияләгәндә хокук бозулар ачыклана – биналарның җилләтелмәве, су җылыткыч колонкаларның шкаф эчләренә яшерелгән булуы, системага урнаштырылган вентиляция системалары, дип ачыклык кертте И.Гыйниятуллин.
Фаҗигане ничек булдырмау һәм бәхетсезлек очрагын кисәтергә нинди җайланмалар ярдәм итәчәге турында KZN.RU порталы материалында укыгыз.