КХЛның 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән акциягә шулай ук Түбән Кама, Түбән Новгород, Чиләбе һәм Ярославль кушылган.
Фото: Денис Гордийко
Акция шулай ук Түбән Кама, Түбән Новгород, Чиләбе һәм Ярославльдә «Нефтехимик», «Торпедо», «Трактор» һәм «Локомотив»ның өй матчлары көннәрендә узачак.
«2018 елда безнең телеманаралар футбол буенча дөнья чемпионатының барлык шәһәрләрендә дә яктыртылды. Хәзер телеманаралар хоккей матчларына бик теләп булышачак һәм җанатарларның кәефләрен күтәрәчәкләр», – дип җиткерә Россия телевидениесе һәм радиотапшырулары челтәре башлыгы Андрей Романченко сүзләрен КХЛ матбугат хезмәте.
Җанатарлар уен көнендә яраткан хоккей клубы өчен «Спорт-батл» функциясе ярдәмендә «Дөнья манарасы» мобиль кушымтасында тавыш бирә ала. Акция КХЛның 15 еллыгына багышланган, ул юбилей сезоны дәвамында киләсе елның апреленә кадәр узачак.