Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2018, 10:44

Инвалидлар декадасы көннәрендә Казанның 315 гаиләсе бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак

29 җәмәгать туклануы һәм 10 көллият һәм матурлык салоннары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бушлай хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь, Алинә Бережная). 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр узачак инвалидлар декадасы кысаларында Казанның барлык районнарында спорт, мәдәни һәм социаль чаралар планлаштырылган. Инвалидларга ярдәм итәргә теләүчеләр "Игелекле Казан" проекты дирекциясенә (843) 239-26-36 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Декада чаралары турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде.

Декада чорында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә медицина хезмәте күрсәтүгә аерым игътибар биреләчәк. "Декада көннәрендә Сәламәтлек саклау учреждениеләре участок бригадаларының транспортта йөри торган инвалидларның гаиләләренә чыгуын оештыралар. Барлык сырхауханәләрдә медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр узачак", - дип сөйләде Рөстәм Гафаров.

Инвалидларга ярдәм күрсәтүне оештыруга бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре дә кушылды. Шулай итеп, декада кысаларында инвалидлыгы булган кешеләр бушлай төшке аш ашый һәм матурлык салоннарына бара алачак. 29 җәмәгать туклануы учреждениесе һәм 10 урта һөнәри белем бирү учреждениесе һәм матурлык салоны хезмәт күрсәтәчәк. Чаралар турында тулырак мәгълүматны Казан районнары администрацияләренең кайнар линия телефоннары буенча алырга мөмкин: (843) 272-17-97 (Совет районы), (843) 557-76-10 (Киров һәм Мәскәү районнары), (843) 264-30-86 (Вахитов һәм Идел буе районнары), (843) 519-34-06 (Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары). Алар үз эшләрен 1 декабрьдән башлаячак.

Рөстәм Гафаров ялгыз яшәүче инвалидлар да игътибарсыз калмаячак, дип сөйләде. "Өйдә социаль хезмәт күрсәт алган ялгыз инвалидлар өчен фатир һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм оештырылачак, чәчтараш хезмәтләре күрсәтеләчәк", - дип сөйләде Р.Гафаров.

Ел саен шәһәр бюджетыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ялгыз аналар һәм ялгыз аналар, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен матди ярдәм бирелә. Быел бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмне Казанның 315 гаиләсе алачак.

Инвалидлар декадасы чорында шәһәрдә күп санлы мәдәни-күңел ачу чаралары планлаштырылган. Декада 30 ноябрьдә "Пирамидада" "Игелекле дулкын" проектының гала-концерты белән ачыла - анда балалар йортларында тәрбияләнүче 130 бала, ата–ана каравыннан мәхрүм калган балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар Россия эстрадасы артистлары Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Валерией һәм башкалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Инвалидлар өчен гомумшәһәр бәйрәм концерты 3 декабрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак.

7 декабрьдә "Әкият" курчак театрында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең "Кулларга тотыныйк, дуслар!" сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты була. Фестиваль республиканың 20 интернатыннан һәм балалар йортыннан 700 катнашучыны берләштерәчәк. Гала-концертта беренче тапкыр Мәскәү һәм Самара өлкәсеннән яшь артистлар чыгыш ясаячак.

Инвалидлар декадасында спорт чаралары да планлаштырылган. Шуларның берсе узган шимбәдә, 26 ноябрьдә үтте. Казан "Инклюзив спорт көне. Чикләрсез ГТО" Бөтенроссия фестиваленә кушылды. Анда 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 50 бала, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 25 бала һәм яшүсмер, берничә дисциплина буенча ГТО нормаларын тапшырды.

5 декабрь көнне Горки-Әмәт урманында "Чаңгыда сәламәтлек көне" акциясе узачак. Коррекция мәктәпләрендә һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүче 300-дән артык бала чаңгыда шуа алачак. Шул ук көнне Парклар һәм скверлар дирекциясе "Альпари" фонды белән берлектә ДЦП диагнозы куелган балалар өчен махсус кар машиналарында бушлай шуу оештыра.

Рөстәм Гафаров шулай ук узган елдан Казанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташламалар бирелүен искәртте, һәм хәзер Татарстан башкаласының тәҗрибәсе республиканың башка районнарына һәм шәһәрләренә тарала, дип өстәде.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин инвалидлар декадасы кысаларында уздырылган хәйрия чараларында катнашудан беркем дә читтә калмаячак, дип ышаныч белдерде. Ул шулай ук шәһәр халкына декада кысаларында үткәрелә торган вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерергә чакырды.

Бүгенге көндә Казанда 87 мең 622 инвалид яши, шуларның 4 меңе - балалар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.11.2018
Видеорепортаж
26.11.2018 09:58
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Казанда Инвалидлар декадасы узачак
Барлык яңалыклар