Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2018, 11:26

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда 90-нан артык мәдәни чара уза

Республиканың барлык атказанган коллективлары башкалага киләчәк, ә театраль сезон кимендә бер айга озынайтылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Ксения Швецова). Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә, 12 июньнән 15 июльгә кадәр, 90-нан артык махсус оештырылган мәдәни чара узачак. Алар сәнгатьнең барлык юнәлешләрен дә үз эченә ала – концертлар, театрлар, музейлар, кино. Җәен гадәттә ял итә торган театраль-тамаша учреждениеләре иҗади сезоннарына кимендә бер айга озынайтачаклар һәм яңа спектакльләр әзерләячәкләр.

Чаралар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгында үткән матбугат конференциясендә билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә чаралар планы РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган.

Мәдәни программа үз эченә 90-нан артык махсус оештырылган мәдәни чара ала. “Безнең өчен мәдәниятнең барлык юнәлешләрен дә җәлеп итү бик мөһим, чөнки сәнгать – субъектив күренеш, төрле кешегә төрле юнәлеш ошый”, - диде Э.Камалова.

Бүгенге көндә мундиаль периодына инде 30 концерт программасы, шул исәптән 7 музыкаль фестиваль әзер. Аларның икесе җанатарлар фестивалендә үтәчәк.

Бу вакытта Казанның дүрт әйдәп баручы театрында 33 спектакль куелачак: Камал, Качалов опера һәм балет һәм Тинчурин театрларында. 11 июньнән 5 июльгә кадәр М.Җәлил ис. Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Шаляпин. Нуриев. Казан” Халыкара музыкаль фестиваль үтәчәк.

Казан музейлары 10 яңа күргәзмә проекты әзерли, даими күргәзмәләр дә эшләп торачак. Сынлы сәнгать музее, ТР Милли музее һәм Казан Кремле Дәүләт музей-тыюлыгы шәһәр кунакларын фонд экспозицияләре белән таныштырачаклар һәм үзенчәлекле яңалыклар тәкъдим итәчәк.

Билгеләп үтәргә кирәк, Сынлы сәнгать музее бинасында төзекләндерү эшләре бара, шуңа күрә күргәзмәләр “Хәзинә” сәнгать галереясында оештырылачак.ТР Милли музеенда Татарстан тарихына багышланган экспозиция киңәйтелә.

Быел беренче тапкыр кызыклы чара үтә – 25 июньдә “Музейда футбол төне” узачак. Сүз уңаеннан, чара дөнья чемпионатын кабул итүче барлык шәһәрләрдә дә үтәчәк. Әлегә чаралар программасы төзелә, ләкин, билгеле булганча, Татарстан башкаласы музейларын карарга килүчеләрне бу төндә квестлар, флешмоблар, викториналар, спорт экспозицияләре көтә.

Татарстан халыклары дуслыгы йорты футбол турында фотокүргәзмә оештыра, биредә спорт чараларында катнашучы төрле милләт яшьләрен күреп булачак. Шунда ук корама тегү традицияләрен йөртүчеләр дә эшләячәк, теләүчеләр әлеге техникада эшләнгән атрибутика ала ала.

ЮНЕСКО эгидасы астында “Футбол буенча дөнья чемпионатына каршы” Музей регатасы-2018 узачак. Регатада катнашучылар Идел аша Казан Кремленә, Зөя һәм Болгарга керәчәк.

Чемпионат вакытында шәһәрдә ачык күк астында 12 кино карау чарасы үтәчәк: Горки-Әмәт урманында һәм Горький ис. паркта. Моннан кала, “Черек күл” паркында да фильмнар күрсәтеләчәк. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары футбол белән бәйле фильмнар карый алачак. Киносеанслардан тыш, тамашачыларны күңел ачу чаралары һәм спорт уеннары көтә.

Концерт программасы бик бай булачак, ул берничә эре фестивальне үз эченә ала. Ел саен үткәрелә торган С.Рахманинов ис. “Ак сирень” музыкаль фестивале атказанган, атаклы башкаручыларны җыячак.

Г.Тукай ис. дәүләт филармониясендә 2 эре фестиваль үтәчәк: “Барлык байраклар кунакка килә безгә” һәм “Чәчәк атучы Татарстан” – алар барлык музыкаль юнәлешләрне дә үз эченә алачак. Казан Кремленең Туп йортында үтәчәк 7-нче халыкара тынлы музыка фестивале дә шундый ук масштаблы булачак.

18 июньдә Лобачевский ис. скверда китапханә фестивале үтәчәк. Биредә казанлылар күргәзмә зонасында була ала, китап зонасында китапларны бушка ала һәм китаплар белән алмашу акциясенә кушыла ала.

“Республиканың иң яхшы профессиональ көчләре, танылган йолдызлар Казанга киләчәк. Бик зур эш көтә, әлеге программа өстендә бер елга якын эшлибез инде. Казанлыларны да, кунакларны да тәэсирләндерә алырбыз, дип ышанам”, - дип тәмамлады Э.Камалова.

Барлык яңалыклар