Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2018, 15:11

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казан кунакханәләренең уртача тулыланышы 81% тәшкил иткән

Казанда иң озак – 24 көн – Австралия тамашачылары булган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алсу Сафина). Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казан кунакханәләренең уртача тулыланышы 81% тәшкил иткән. Узган елның охшаш периоды белән чагыштырганда, бу 60% артык. ДЧ-2018 матчлары көннәрендә бу күрсәткеч 91,5% тәшкил иткән, ә 6 июльдә – 99%. Бүген шәһәр матбугат үзәгендә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, 196 коллектив урнашу чараларының барысы да файдаланылган.

Билгеле булганча, җанатарлар Казанда гына түгел, шәһәр янында, күрше шәһәрләрдә дә яшәгәннәр – Яшел Үзәндә, Яр Чаллыда, Йошкар-Олада, Ульяновскида, Чабоксарда, Кама Тамагында. Бу көннәрдә кунакханәләргә генә түгел, фатирларга да ихтыяҗ зур булган.

Моннан кала, кайбер кунаклар Казан ярминкәсе территориясендә автойортларда яшәгән. ДЧ вакытында мәйданчыкта 16 автойорт урнашкан. Бу – Алмания, Швейцария, Колумбия, Россия туристлары.

Татарстанда җанатарлар уртача 3 көн торган. Туристларның 6% бер көнгә генә килеп киткән. Татарстанда 4-7 көнгә тукталучылар да күп булган. Иң озагы, 24 көн, Казанда Австралия җанатарлары торган, алар матчларда һәм туристик үзәкләрдә көннәрен үткәргәннәр.

Мәгълүмат чатырларында һәм туристик-мәгълүмат үзәкләрендә туристлар еш биргән сораулар: акча алмаштыру урыннары, шәһәр карталары, ТР буенча гидлар, Казан һәм Татарстан буенча экскурсия маршрутлары, милли ашлардан авыз итеп була торган урыннар, сим-карталар алу урыннары, “Казан Арена” стадионына бару юллары һәм матчларның онлайн-тапшыруын карап булган урыннар. Чемпионат нәтиҗәсендә, туристик-мәгълүмат үзәкләрендә 35 меңнән артык кеше булган. Туристлар өчен алты телдә 365 мең экземпляр белешмәлек чыгарылган.

Билгеләп үтәргә кирәк, Казан буенча, Зөя һәм Болгарга экскурсияләр бик популяр булган. Казан Кремлендә 297 мең кеше булган – узган ел белән чагыштырганда, 30% артык. Чәк-чәк музеена йөрүчеләр саны 20% арткан. 7 мең кеше Барлык диннәр гыйбәдәтханәсендә булган. С.Иванов журналистлар сорауларына җавап биреп, билгеләп үткәнчә, туристлар үзләре кызыклы һәм истәлекле урыннарны табып, шунда йөргәннәр.

Барлык яңалыклар