В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Залда урыннар саны 45-кә кадәр чикләнгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 30-нчы сентябрь көнне Казанның Юдино бистәсендә тимер юлчылар мәдәният йортында «Минем ирем булыгыз» фильмын бушлай күрсәтү узачак. Санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле залда урыннар саны 45-кә кадәр чикләнгән.
Карар өчен WhatsAppка +7(904)679-30-92 телефоны номеры буенча алдан язылу кирәк. Хәбәрдә ФИО, фильмның исемен һәм телефон номерын күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Күрсәтү 11.00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, бушлай кино күрсәтүләр яңартылган тимер юлчылар мәдәният сараенда уза.