Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2024, 10:40

Химиклар мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе уздырылачак

Теләүчеләргә хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белгечләре консультация бирәчәк

22 августта Казанның Химиклар мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе уздырылачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, чарада теләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашачак, вакансияләр турында мәгълүмат алачак, шул исәптән компьютер мәгълүмат базасыннан эшкә урнашу өчен юнәлеш алачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре шулай ук ярминкәдә катнашучыларга хезмәт, һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү, үз эшләрен ачу мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр бирәчәкләр.

Очрашу 10:00 дән 14:00 кә кадәр ТР буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондында түбәндәге адрес буенча узачак: Ямашев проспекты, 1 нче бина.

Искәртеп үтәбез, Татарстан башкаласында эшсезлек дәрәҗәсе алты ай нәтиҗәләре буенча рекордлы минимумга җитте һәм эшче көчләр санының 0,21% ын тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек кимрәк.
Барлык яңалыклар