В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашуга 14-35 яшьлек шәһәрлеләр чакырыла
Фото: tatmitropolia.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында 11 нче февральдә православие яшьләренең бию кичәсе – X Сретенский бал узачак. Чарада катнашу өчен 14-35 яшьлек шәһәрлеләр чакырыла.
Бию кичәсе кысаларында мәдәният йорты фойесында ярминкә узачак, аның продукциясен сатудан кергән акчалар хәйриягә юнәлтеләчәк. Шулай ук юбилей балында махсус хәрби операция хәрбиләренә һәм тыныч халыкка ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән республика һәм епархия хәйрия проектлары тәкъдим ителәчәк.
Бию кичәсендә катнашу өчен +7(927)494-90-07 (Казан епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Гаранин Артем) телефоны буенча язылырга кирәк.
Чыгыш ясаучыларга бушлай репетицияләргә барырга туры киләчәк, алар атнага ике тапкыр «Сандугач» китапханәсендә (Мәүлетов урамы, 17б) һәм Сергиевский гыйбадәтханәсе территориясендәге «Азбука» яшьләр киңлегендә (Япеев урамы, 2) узачак.
Балга шулай ук тамашачы сыйфатында да килергә мөмкин. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.