В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада мини футбол буенча чемпионат, мастер-класслар һәм ишегалды уеннары
Казанның Идел буе районындагы «Калейдоскоп» балалар паркында 11 июльдә «Татарстанда җәй» бәйрәме узачак. Бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, ишегалды уеннары һәм концерт программасы әзерләнде.
Балалар паркы территориясендә казанлылар иҗади мастер-классларда, мини футбол буенча чемпионатта һәм ишегалды уеннарында катнаша ала. Паркта шулай ук «Игелекле Казан» АКбОдан хәйрия ярминкәсе һәм «Яшәү яме» проектыннан «Казаночка» тегү клубы эшләячәк.
Концерт программасы кысаларында кунаклар өчен Миләүшә Тәминдарованың Дәүләт камера хоры, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Барлык теләүчеләрне «Калейдоскоп» балалар паркына 16:30 сәгатькә чакыралар. Керү ирекле.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу җомга көнне, 11 июльдә «Урам» экстрим-паркында Vektor Fest фестивале узачак. Программада машина йөртү осталары чемпионаты, мастер-класслар һәм җирле артистлар катнашында концерт каралган. Фестивальнең хедлайнеры җырчы Бьянка булачак.