В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар гомуми инсталляция булдыруда катнаша алачак
Якшәмбе, 20 июль көнне, «Елмай» балалар паркында сәхнә янындагы мәйданчыкта оригами остаханәсе ачылачак. Барлык теләүчеләрне төрле зурлыктагы оригами ясарга өйрәтәчәкләр.
«Елмай» паркында кәгазь фигуралар ясау буенча масштаблы иҗади мастер-класс булачак. Казанлылар үзләре өчен кәгазь фигура ясый алачак һәм паркның яңа бизәге булачак гомуми инсталляция булдыруда катнаша алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Оригами остаханәсендә катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Башлану вакыты – 15:00 сәгатьтә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Елмай» балалар паркында 19 июльдә «Бөке» рок-фестивале узачак. Казанлылар өчен 15 музыкаль коллектив чыгыш ясаячак. Фестивальнең хедлайнеры Казанның танылган «Мураками» төркеме булачак.