Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2025, 09:51

«Елмай» балалар паркында совет мультфильмнары күрсәтеләчәк

Казанлыларга «Котенок по имени Гав» һәм «Похитители красок» фильмнарын күрсәтәчәкләр

Бу шимбәдә, 16 августта, казанлыларны гаиләләре белән совет мультфильмнарын карарга чакыралар. «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә шәһәр халкына «Котенок по имени Гав» һәм «Похитители красок» кинокартиналарын күрсәтәчәкләр.

Совет режиссеры Лев Атамановның мультфильмнары яшь тамашачыларга катлаулы хисләрне, персонажларның характерларын аңларга һәм дөреслекне ялганнан аерырга ярдәм итә. Совет мультипликациясенә нигез салучыларның берсенең иҗаты әлегә кадәр көнүзәк.

Паркның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичке киносеанс 19:00 да узачак. Керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, 16 августта «Елмай» балалар паркында «Балалар хоры» лабораториясенең хисап концерты була. Атна буе 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге яшь башкаручылар хор белән җырларга, җырларны үзгәртеп башкарырга һәм хормейстер Азалия Менибаева җитәкчелегендә сәхнәдә үзләрен иркен хис итәргә өйрәнделәр.
Барлык яңалыклар