В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге кизү төркемнәргә 752 бала йөри.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанда балалар бакчаларының кизү төркемнәренә ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Бүгенге көндә 30 балалар бакчасында эшли торган 72 кизү төркемгә 752 бала йөри. Мондый мәгълүматларны бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белдерде. Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Балалар бакчаларында кизү төркемнәргә ихтыяҗ булу турында статистика сөйли. Узган атна башында Казан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 368 бала кабул ителде. Алар өчен 26 балалар бакчасында 41 кизү төркем ачылды.
Элегрәк үз чыгышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, балалар бакчалары шәһәрнең барлык районнарында ачылган һәм ата-аналар соравыннан һәм логистик уңайлылыктан чыгып сайланган. Эшли торган иң якын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ата-аналар балалар бакчасы мөдиренә мөрәҗәгать итеп яки үз районнарының кайнар линиясенә шалтыратып таба алалар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, балалар бакчаларында эш көне булмаган көннәр өчен абонент түләве гамәлдән чыгарылачак. Акча кертеп өлгерүчеләргә яңадан исәпләячәкләр.
Моннан тыш, 1-нче апрельдән балалар бакчаларын комплектлау башланды. Әмма килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында әлегә шәхси кабул итүләр мөмкин түгел. Шуңа күрә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында «Балалар бакчасына җибәрелде» гаризасы статусын алган ата-аналарга, санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганнан соң, учреждение җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Оператив мәгълүмат алу өчен шулай ук кайнар линия телефоннары да эшли. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балалар җыю мәсьәләләре буенча шәхси кабул итүләр һәр ата-ананы билгеләнгән вакытка алдан чакыру буенча бары тик санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганнан соң гына үткәреләчәк.