Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2019, 11:22

Казан шәһәре Совет районының «Арлекин» балалар бакчасында 50 урынлык ясле ачылды

Завойский ур., 27 адресы буенча 146-нчы номерлы балалар бакчасының икенче бинасы үз ишекләрен ачты.

(Казан шәһәре KZN.RU 6 сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанның Совет районында Завойский ур., 27 адресы буенча 146-нчы номерлы «Арлекин» балалар бакчасының икенче бинасы ачылды, анда 50 урынга исәпләнгән ясле урнаштырылачак. Сабыйларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны әлеге шатлыклы вакыйга белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин котлады.

Бер катлы бинаны торгызу «Демография» илкүләм проекты кысаларында 2019 елның язында башланган. 1465 кв.м мәйданлы объектны «Восток-С» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзи.

Балалар бакчасында сабыйларга уңайлы шартлар тудырылган – һәр төркемнең үз йокы бүлмәсе, гигиена бүлмәсе, киенү-чишенү бүлмәсе, уен бүлмәсе бар. Шулай ук балалар бакчасында музыка залы, азык-төлек блогы һәм медсанчасть бар. Балалар бакчасы янындагы территория төзекләндерелгән, монда таган, комлы зона һәм бик күп кече архитектура формалары урнаштырылган.

Балалар бакчасы мөдире Галина Журавлева сүзләренә караганда, балалар бакчасы ясле төркемнәре өчен өстәмә бина ачуга мохтаҗ булган. «Безнең район үсә, балалар күп, еш кына әниләр өч яшькә кадәрге сабыйлар белән өйдә утырырга әзер түгел, шуңа күрә ясле төркемнәр ачу - тизрәк эшкә чыгарга теләгән ата-аналар өчен зур ярдәм. Балалар бакчасына рәхәтләнеп йөрсен өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз», – дип сөйләде Г.Журавлева.

Балалар тәрбияләү белән өч педагог һәм психолог шөгыльләнәчәк. Шулай ук балалар бакчасында музыка хезмәткәре һәм физкультура инструкторы эшләячәк.

«Бакча искиткеч, матур. Йорт янында булуына бик шатмын. Тәрбиячеләр бик тә мөлаем һәм компетентлы. Улым бирегә бик теләп йөрер дип ышанам», - дип фикерләре белән уртаклашты балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең берсенең әнисе Луиза Әхмәдуллина.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин балалар бакчасы бүлмәләрен карады, педагоглар һәм ата-аналар белән аралашты. Балалар бакчасы ачылу хөрмәтенә яшь балалар актлар залында җыр-бию белән бәйрәм концерты әзерләгән иделәр.

Денис Калинкин балаларны, аларның ата-аналарын һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең педагогик коллективын яңа бинага күчүләре белән котлады. «Әлеге балалар бакчасы зур мәхәббәт, ихлас күңел, җылылык белән төзелгән. Биредә искиткеч коллектив эшләячәк, алар һәр баланың үсеше өчен хезмәт куячаклар», – диде Денис Калинкин. Ул шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанда мәктәпкәчә белем бирүне үстерүгә игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. «ТР Президенты ярдәме белән быел без тагын 10 балалар бакчасы ачабыз, аларда балалар өчен 2,5 меңнән артык урын каралган, 1,1 меңгә якыны - өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен», – дип билгеләп үтте Д.Калинкин.

Балалар бакчасын ачу тантанасында шулай ук Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
«Арлекин» балалар бакчасында 50 урынлык ясле ачылды
Видеорепортаж
06.09.2019 11:21
«Арлекин» балалар бакчасында 50 урынлык ясле ачылды
Барлык яңалыклар