В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә бер төркем яшьләр чыршы ботакларын сындырган, уенчыкларны ваткан һәм яктырткычларга зыян китергән.
Фото: Денис Гордийко
Яңа ел чыршысы конструкциясенең үзенчәлеге шунда, ул яктылык диодлы, һәм аның зарарлануы бөтен системаның сүнүенә китерә. Хәзерге вакытта белгечләр чыршыны торгызды инде, дип хәбәр иттеләр Совет районы администрациясе матбугат хезмәтендә.
Чыршыга зыян китергән вәхшиләрне полиция хезмәткәрләре урында тоткарлаган. Хәзерге вакытта белгечләр китерелгән зыянны бәяли.
Казанлылардан чыршы шәһәрчекләре территориясендәге объектларга карата җаваплырак һәм сакчыл мөнәсәбәттә булуларын сорыйлар.