В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция иртәгә 9:00 дан 12:00 гә кадәр узачак
Дәрвишләр торак массивында иртәгә, 31 майда, этләр һәм мәчеләргә котыру чиреннән бушлай вакцина ясаячаклар. Процедураларны Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үткәрәчәк.
Мобиль пункт 9:00 дан 12:00 гә кадәр Станция урамы, 9 адресы буенча эшләячәк (кибет янында). Урыннарда шулай ук йорт хайваннарын чиплаячаклар һәм теркәячәкләр, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.
+7(843)234-75-61 телефоны буенча өстәмә мәгълүматны белергә һәм ветеринария табибы белән киңәшергә була.