Бу суүткәргечне тоташтыру эшләрен башкару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы ноябрь). 8 нче ноябрьдә Дәрвишләр торак массивындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итүне вакытлыча сүндерәчәкләр. Бу стадион урамындагы күпфатирлы торак йортның суүткәргечен тоташтыру эшләре белән бәйле.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 8 нче ноябрьнең 9:00 сәгатеннән 9 нчы ноябрьнең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак:
1 нче Кленовая урамындагы 31 нче йорттан 69 нчы йортка кадәр;
2 нче Кленовая урамындагы 31 нче йорттан 75 нче йортка кадәр;
3 нче Кленовая урамы, 9 (корп.1, 2, 3, 4, 5, 6), 32 нче йорттан 78 нче йортка кадәрге җөп номерлы йортларда;
Малиновая урамындагы 31 нче йорттан 67б номерлы йортка кадәр;
Тополевая урамы, 1а (корп.1), 2, 2а, 4, 4 (корп.1), 6; 19 нчы йорттан 47а номерлы йортка кадәр;
Стадион ур., 1, 1/1, 1а, 1а (корп.1), 2а, 3;
Энтузиастлар урамы, 1.