В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Жюри иң купшы транспорт чарасын сайлап алачак
1 июньдә «Наратлык» паркында балалар коляскаларының иҗади фестивале узачак. Теләге булган һәркем уникаль бизәлеш булдыра һәм колоннада уза ала. Фестиваль кунакларын төрле программа көтә.
Парадта катнашучыларны профессиональ жюри бәяләячәк. Алар биш номинациядә иң яхшы колясканы сайлаячак, алар арасында: «Иң креатив коляска», «Иң сокландыргыч коляска», «Әкият/мультфильмнан коляска», «Фильм/сериалдан коляска» һәм «Патриотик коляска».
Бәйрәмдә гипс сыннарны буяу буенча мастер-класс, шулай ук бәйрәм концерты оештырылачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга һәм яңалыкларны күзәтү өчен фестивальнең телеграм каналына керергә кирәк. Шуннан соң тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсен сайлап алырга һәм колясканы билгеле бер стильдә бизәргә кирәк, дип хәбәр итте Казан мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
«Бәләкәч Фест»ка керү ирекле. Башлану вакыты – 11:00 сәг.