Яктыртуны 20:00 сәгатьтә кабызачаклар.
Фото: digital.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казан телеманарасы төрле төстәге утлар белән яктыртылачак.
Телеманарада бәйрәм яктырткычын 20:00 сәгатьтән 22: 00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
Халыкара балаларны яклау көне ел саен дөньяның 30 илендә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул 1950 елда үткәрелгән. БМО бу инициативаны хуплады һәм үз эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булган балаларның хокукларын, тормышын һәм сәламәтлеген яклауны игълан итте.