В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантанада Рөстәм Нигъмәтуллин, Рөстәм Гафаров һәм башкалар катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль). Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, запастагы генерал-майор Александр Бородин һәм башкалар катнашты.
Тантаналы митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Р.Нигъмәтуллин 23-нче февраль – илебезне саклауга өлеш кертүчеләр өчен мөһим бәйрәм, дип билгеләп үтте. «Барыгызны да – ветераннарны, солдатларны, офицерларны һәм запастагы хәрбиләрне котлыйм, – диде ул. – Илебезнең кораллы көчләре һәрвакыт Ватан сагында тора. Без егетләребезнең чик сагында ышанычлы хезмәт итүләре белән горурланабыз».
«Бу Ватанны саклаучылар – солдатлар, десантчылар, офицерлар, гражданнар, ир-атлар һәм хатын-кызлар бәйрәме, - дип билгеләп үтте запастагы генерал-майор Александр Бородин. - Барыгызны да котлыйм һәм аяз күк йөзе телим!
Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы митингта шулай ук Яшьләр оешмалары, студентлар отрядлары вәкилләре, Җиңү волонтерлары, яшь армиячеләр һәм башкалар катнашты.