Шәһәрлеләр аны 16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрә алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). 23 нче февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Казан телеманарасында архитектура-бәйрәм утлары кабызылачак.
ТР башкаласы халкы һәм кунаклары бәйрәмчә яктыртуны 16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрә ала, дип хәбәр итә Татарстан Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
Телеманараның медиафасадында триколор, шулай ук «Ватанны саклаучылар көне белән!» дигән котлау сүзләре, бәйрәм символлары һәм атрибутлары – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре эмблемасы, Георгий тасмасы, салют, камуфляж төсе һәм хәрби техника күрсәтеләчәк.