Моның өчен «Я проголосовал! / Мин тавыш бирдем!» кәгазь беләзеген алырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь, Алсу Сафина). Бердәм тавыш бирү көнендә, 8-нче сентябрьдә, Казан халкы җәмәгать транспортында бушлай йөри һәм «Казан Арена» янында бәйрәм концертын карый алачак. Моның өчен «Я проголосовал! / Мин тавыш бирдем!» кәгазь беләзеген алырга кирәк. Аны волонтерлар ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирүче, шулай ук Кулагиндагы 15-нче номерлы Казан шәһәр Думасы депутатларын өстәмә сайлауда катнашучы һәркемгә бирәчәк. Бу хакта бүген журналистларга Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
Тавыш бирү көнендә Казан халкын бай эчтәлекле программа көтә, ул «Казан Арена» стадионы янында 14.00 сәгатьтә ачылачак һәм 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. А.Абзалов билгеләп үткәнчә, бәйрәм мәйданчыгында узачак чаралар программасы үз эченә күптөрле күңел ачуларны алган. Мәсәлән, 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр стадион янында ярышлар һәм экстремаль спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар булачак – скейтерлар һәм роллерлар өчен монда экстрим-мәйданчык әзерләнә. Моннан тыш, стритбол зонасы оештырылачак, батутлар урнаштырылачак, ә «Шаян ТВ» телеканалы мәйданчыгында аниматорлар балалар өчен мастер-класслар һәм уеннар уздырачак.
Виртуаль чынбарлыкны яратучылар өчен киберспорт зонасы эшләячәк. Теләгән һәркем яраткан җырын «халык караокесы» мәйданчыгында башкара, «бию студиясе», «лабиринт буенча робошарда узыш», «музыкаль төркем симуляторы» интерактивларында катнаша ала.
Анда мастер-класслар, рольләргә бүленеп укулар, Татарстан театрларының танылган актерларының чыгышлары, мобиль китапханә комплексы эше оештырылачак.
Активлык зоналарыннан тыш күчмә туклану мәйданчыклары да оештырылачак.
Концерт программасы шулай ук 14.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә Татарстан җырчылары да, Россиянең танылган коллективлары һәм башкаручылары да чыгыш ясаячак. А.Абазов 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр сәхнәдә яшьләр төркемнәре һәм кавер-төркемнәр чыгыш ясаячагын хәбәр итте. 15.40 сәгатьтә - Илсөя Бәдретдинова, 16.10 сәгатьтә Данир Сабиров чыгышы башлана. 16.40 сәгатьтә сәхнәгә Гүзәл Уразова чыгачак. Шуннан соң 17.30 сәгатьтә – «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле, 18.00 һәм 18.40 сәгатьләрдә – «Песни» телевизион тамашасында катнашучылар Дан Соколов һәм Назыйм, 19.20 сәгатьтә Казан рэперы, тамашаның 2-нче сезоны җиңүчесе Slame чыгыш ясаячак. 20.00 сәгатьтә Диана Арбенина һәм «Ночные снайперы» төркеме чыгышы көтелә. 21.00 сәгатьтә сәхнәдә «Любэ» төркеме җырлаячак.
Концерт программасы 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Азат Абзалов, «Я проголосовал / Мин тавыш бирдем!» кәгазь беләзеге булган очракта, казанлылар көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрүдән файдалана алалар дип җиткерде. Сигезенче сентябрьдә кайбер җир өсте шәһәр пассажир транспорты һәм метрополитен маршрутлары 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу - Ямашев проспекты буенча йөри торган 1-нче троллейбус маршрутына, 5-нче трамвай маршрутына, 10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 49, 55, 60, 62 номерлы автобус маршрутларына кагылачак.
Мәдәният идарәсе, җитәкчесе тавыш бирү биналарыннан ерак урнашкан торак массивларда яшәүче сайлаучыларга уңайлы булсын өчен, 8-нче сентябрьдә аларны сайлау участокларына түләүсез китерү оештырылачагын ассызыклап үтте.
Исегезгә төшерәбез, 8-нче сентябрьдә Казанда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау, шулай ук 15-нче Кулагин округы буенча Казан шәһәр Думасы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.