В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачылар өчен анимацион, көч һәм сабын тамашалары, цирк номерлары, мастер-класслар һәм уен зоналары әзерләнгән.
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы апрель). 2 нче майда, Ураза гаетендә, Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Рамазан фест» узачак.
Фестиваль программасында – мөнәҗәтләр һәм нәшидләр башкару, шигырьләр уку, анимация, көч һәм сабын тамашалары, акробатик цирк номерлары, мастер-класслар һәм уен зоналары эше. Бәйрәм ахырында казанлылар күккә 70 күгәрчен очырачак.
«Рамазан фест» 13:00 дән 17:00 гә кадәр узачак. Бәйрәм көне дәвамында фестивальдә фуд-корт эшләячәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Шәһәр халкы өчен бәйрәмне Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештыра.