Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2022, 12:29

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 100 дән артык пар никахларын теркәячәк

25 елдан артык бергә гомер итүче 10 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль, Дмитрий Никитин). Җомга көнне, 8 нче июльдә, Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәрдә бәйрәм чаралары – рәсем конкурсы, концерт, лекцияләр планлаштырылган. Бу көнне яшь парларны котлау һәм гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булачак. 25 елдан артык бергә яшәүче 10 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Тантаналы чара изгеләр князь Петр һәм княгиня Феврония һәйкәле янында узачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина сөйләде.

Илдә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел рәсми рәвештә уздырылачак. Татарстан башкаласында 8 нче июльдә рәсем, шигырь конкурслары, гаилә кыйммәтләре темасына лекцияләр һәм башка чаралар оештырылачак. «Крылья Советов» паркында бәйрәм уңаеннан «Мәхәббәт мизгелләре» халык уен кораллары оркестры концерты узачак, ә «Северный» мәдәният сараенда «Минем гаиләм – минем байлыгым» онлайн-концерты оештырыла.

Бу җомгада 100 дән артык пар никахларын рәсмиләштерергә планлаштыра. «Бу сан 2017 ел рекордына якынлашты – ул чакта 8 нче июльдә 120 пар никахлашкан иде», – дип хәбәр итте Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы. Казанда беренче тапкыр яшь парларның никахларын теркәү һәм аларның әти-әниләрен –гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булачак. «Бу бәйрәм яшь гаиләләрне һәм озын-нык мөнәсәбәтләр үрнәге булган гаиләләрне берләштерәчәк», – дип билгеләде Р.Миңнуллина.

19 меңнән артык гаилә 50, 60 һәм 70 еллык юбилейлары уңаеннан Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм төрле бүләкләр алды, бергә озын гомер иткән парларны котлау традициясе 20 елдан артык тормышка ашырыла.

Быел 25 елдан артык бергә яшәүче 10 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләнәчәк. «Әлеге кешеләр мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән ныклы гаиләләре белән үрнәк булып тора, уртак хезмәтләре белән мул тормыш корганнар», – дип сөйләде Римма Миңнуллина.

Алар арасында  Галина һәм Рәис Зөбәеровлар гаиләсе дә бар, алар быел 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә. Рәис Муллагалиевич – «Таттелеком» элемтә объектларында бердәм башкарма документация стандартларын эшләүдә төп катнашучыларның берсе, ә аның хатыны Галина Павловна – предприятиедә цифрлы технологияләр эшләү һәм кертүдә актив катнашучы.

Надежда һәм Владимир Бражник гаиләсе 40 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Ирле-хатынлы бөтен хезмәт эшчәнлеген республиканың авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаганнар.

Бәйрәм көнендә бүләкне Надежда һәм Геннадий Родионовлар алачак, алар инде ярты гасыр бергә яшиләр. Геннадий Михайлович үз гомерен танк гаскәрләренә багышлый, Литва һәм Әрмәнстанда хәрби хезмәт итә, полковник дәрәҗәсе белән пенсиягә чыга. Надежда Николаевна гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән.

Бәйрәмгә шулай ук Бөек Ватан сугышының тыл ветераннары Роза һәм Хәмзә Шахминнар гаиләсе чакырылган иде, алар бу елны гаиләләренең 70 еллыгын билгеләп үтәләр. Ирле-хатынлы Шахминнар гомерләрен ветеринариягә багышлыйлар. Хәмзә Бакир улы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән һәм Татарстан Республикасының атказанган ветеринары исеменә лаек булган.

«Барлык бәйрәм чараларын да тиешле дәрәҗәдә уздыруыгызны сорыйм», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.07.2022
Видеорепортаж
04.07.2022 10:47
8 нче июльдә Казанның 10 гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк
Барлык яңалыклар