Ел башыннан бирле шәһәрдә 4225 гаилә төзелгән
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү хөрмәтенә ТР башкаласында 127 пар никах теркәячәк. Никахлашу тантанасы «Казан» гаилә үзәгендә 6, 7 һәм 8 нче июльдә узачак. Шимбә көнне «Туган авылым» комплексы мәйданчыгында шәһәр халкын һәм кунакларын гаилә бәйрәме көтә, анда гадәттәгечә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә шәһәрдә «Казан кешеләре» проекты акциясе узачак. Шәһәрнең төп урамнарында урнашкан 20 билбордта Казан гаиләләренең фотосурәтләрен урнаштырачаклар.
«Яшь парларның Гаилә көнендә һәм Республика көнендә никахларын теркәргә теләүләре күп нәрсә турында сөйли, ягъни ватанпәрвәрлек, гаиләгә, республикага һәм туган җиргә мәхәббәт», — дип билгеләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
2024 ел башыннан ТР башкаласында никахлашу турында 4225 акт язуы теркәлгән. 105 пар (махсус операциядә катнашучы гражданнар) мөнәсәбәтләрен тизләтелгән тәртиптә канунлаштырган. Шул ук вакытта казанлылар арасында аерылышулар саны 22,6 % ка кимеде. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында никахлашу өчен иң актив яшь чоры — 25 тән 34 яшькә кадәр.
«Иң өлкән пар — 88 яшьлек кияү һәм 77 яшьлек кәләш. 18 яшькә җиткәнче никахлашкан бер кияү һәм дүрт кәләш бар иде», — дип ачыклык кертте Елена Студеникина.
Ел башыннан бирле ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре гражданлык хәле актларының 24 мең 586 язмасын рәсмиләштергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,6 процентка күбрәк.