В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел саен почта тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтә.
Фото: digital.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Россия почтасы көнендә Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабызылачак. Аны 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгать кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгының матбугат хезмәте.
Ел саен почта тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтә. 2021 елда бу дата 11-нче июльгә туры килә.
Россия почтасы көне 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы, дәүләт үсешендә почта хезмәтенең ролен исәпкә алып, Россия Федерациясе Президенты указы белән билгеләнгән.