600-дән артык яшь талант 53 иҗади номер тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Россия көнендә, 12-нче июньдә, Казанда «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион эстрада сәнгате фестивале лауреатларының зур бәйрәм концерты узачак.
600-дән артык яшь талант, алар арасында Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан лауреатлар, җиңүчеләр, төрле еллар фестивальләренең гран-при ияләре 53 иҗади номер тәкъдим итәчәк. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен тамаша видеоэкраннарга трансляцияләнәчәк. Концерт программасы 12-нче июньдә 13.00 сәгатьтә Г.Камал театры каршындагы мәйданда башланачак, дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» - заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика масштабындагы зур фестиваль хәрәкәте. Фестиваль талантлы балалар һәм яшьләрнең иҗади үсешләренә ярдәм итә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Узган ел Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан зур бәйрәм концерты беренче тапкыр узды, ул «Казан» гаилә үзәге янында оештырылган иде. Чараны алты меңнән артык тамашачы карады.